Татар IT-экосистемасын төзибез

Үз проектларыбызны ясыйбыз, татар IT-проектларын бер урынга җыябыз һәм татар телен заманча технологияләр теленә әйләндерәбез.

Саннарда

0+
кушымталарыбызны йөкләү
0
проект каталогта
0
ел татар IT-да

Максатлар

01

Тел — технологияләр аша

Татар теле көн саен кулланыла торган кушымталарда, сервисларда һәм уеннарда яшәргә тиеш. Андый проектларны без үзебез ясыйбыз һәм башкаларга ясарга булышабыз.

02

Бер экосистема

TatarID — An object проектларына керү өчен бер аккаунт. Максатыбыз — TatarID барлык татар проектларында эшләве.

03

Ачык һәм бушлай

Каталог һәм TatarID бушлай һәм һәркемгә ачык. Һәркем үз проектын өсти ала — модерациядән соң ул каталогта күренә.

04

Бөтендөнья татарлары өчен

Татарлар Казанда гына түгел — Төркиядә, Финляндиядә, Казахстанда, Америкада яши. Шуңа күрә интерфейс һәм проектлар кириллицада да, латиницада да, ә кирәк булганда — русча һәм инглизчә дә. Телне өйрәнүчеләр дә, башка илләрдә яшәүче татарлар да үзләрен өйдәге кебек хис итәргә тиеш.

Тарихыбыз

  1. 2015

    Тәҗвид

    Барысы да шуннан башланды: Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре өчен кушымта. Бүген аны 100 меңнән артык кеше йөкләгән.

  2. 2022

    Саф балалар радиосы

    Татар телендә балалар радиосын тыңлау өчен кушымта чыгардык.

  3. 2024

    Läyläk

    Läyläk кушымтасын чыгардык: ул балага матур татар исеме сайларга ярдәм итә.

  4. 2025

    anobject.tatar — Бөтендөнья татар яшьләре форумында

    Татар IT-проектлары каталогын тәкъдим иттек.

  5. 2025, декабрь

    «Елның иң яхшы татар IT-проекты»

    anobject.tatar бу исемгә лаек булды.

  6. 2026

    Экосистемага үсеш

    Каталог экосистемага әйләнде: v4 версиясе чыкты, 60+ яңа проект өстәлде, сайт тулысынча яңартылды. Проектлар саны һаман арта.

  7. 2026 — бүген

    Söylä Tatar

    Татар сөйләмен текстка күчерү сервисы буенча эш башланды.

Кушылыгыз

Проектыгызны каталогка өстәгез, яңалыкларны Telegram-да укыгыз яки безгә языгыз.